(Казан, 11 апрель, «Татар-информ», Павел Климчак). Казанда Совет урамында урнашкан йорттан 35 яшьлек ир-ат тәрәзәдән егылып, даруханә түбәсенә (козырегына) килеп төшкән. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр. Фаҗига хакында хәбәр ашыгыч махсус хезмәтләрне бердәм чакыру 112 номерына алынган. Икенче зона отряды коткаручылары шунда ук вакыйга урынына барган. Адрес буенча килеп, алар ир-атны түбәдән баскыч ярдәмендә йомшак носилкаларда алып төшкән. Ир-атны ашыгыч ярдәм бригадасы табибларына тапшырганнар.