(Казан, 9 апрель, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татарстанда «Россиянең ел укытучысы» төбәк этабында быел Казаннан 122нче гимназиянең инглиз теле укытучысы Мария Голованова җиңде. «Сәхнәдә талантлы, булдыклы укытучылар белән басып тору - зур горурлык», — диде конкурс җиңүчесе Ленин исемендәге мәдәният йортында оештырылган тантанада. Мария Голованова гимназиядә сигезенче ел эшләвен әйтте. «Алтынчы һәм җиденче сыйныф укучыларына инглиз теле укытам. Гаиләдә мин бердәнбер мөгаллим. Мин — табиблар нәселеннән», — дип сөйләде ул. «Конкурста катнашачагымны белгәч, укучыларымның мине җибәрәселәре килмәде. Сез болай да иң яхшы укытучы, диделәр. Хәзер ял итеп алырга, көч җыеп, федераль этапка әзерләнәсе бар», — диде җиңүче Марина Голованова Татарстанны «Россиянең ел укытучысы» бөтенроссия конкурсы финалында тәкъдим итәчәк. Икенче урынга Чаллыдан 35нче урта гомуми белем бирү мәктәбе укытучысы Александр Альменеев, өченче урынга — Казанның 119нчы мәктәбе укытучысы Алексей Четверкин лаек дип табылды. Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин тантананы республика бәйрәме дип атады. «Укытучылар яшьләрнең генә түгел, барлык җәмгыятьнең киләчәген кайгырта», — дип котлап үтте ул.