(Казан, 30 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Эстрада җырчысы Фирдүс Тямаев Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институтында китап презентациясендә җырлады.
Бүген биредә татарларның мишәр төркеменә багышланган «Эпоха татарских князей в Мещере (XV–XVII века)» китабы тәкъдим ителә.
«Патриот буларак шуны әйтәсем килә: һәрберебезнең өендә Коръән китабы бар, икенче китап булып, тарих китабы торырга тиеш. Аны безнең балалар да белергә тиеш. Үз тарихын белгән кеше бәхетле. Балаларыбыз да шушы җирдән атлап йөргәндә, әби-бабайларыбыз милләтне саклар өчен күпме көч түккәннәрен аңларга тиеш», — дип белдерде Фирдүс Тямаев.
Җырчы «Горурланып яшим җирдә татар булып» дигән җырын башкарды.
Китап презентациясендә Фирдүс Тямаевка татарлар тарихының 7 томлыгын бүләк иттеләр.