(Казан, 30 март, «Татар-информ», Әдилә Зыятдинова). 2020 елда Африка дуңгыз чумасы яки югары патогенлы кош гриппы аркасында зыян күргән аграрийларга ташламалы кредитларны түләү вакытын озайту мөмкинлеге биреләчәк.
«Карарны Россия Федерациясе Хөкүмәте башлыгы Михаил Мишустин раслады. Биредә терлекчелекне үстерүгә бирелә торган 5 процентка кадәрге ставка буенча инвестиция займнары хакында сүз бара», — дип хәбәр иттеләр ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәтеннән.
Төзелеш, реконструкция эшләре алып бару яки авыл хуҗалыгы чималын тирәнтен эшкәртү юнәлешендәге предприятиеләрне яңарту өчен элегрәк алынган кредитларны озайту мөмкинлеге дә бар.
Моның өчен эшкуарларга банк белән өстәмә килешү төзергә кирәк. Шул ук вакытта кредитлау срогы, вакытын озайтуны исәпкә алып, 12 елдан да артмаска тиеш.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында билгеләп үтүләренчә, кредит шартларын йомшарту Африка чумасы һәм кош гриппыннан зыян күргән агрокомпанияләргә ярдәм итәчәк, аларга инвестицион проектларны тәмамларга мөмкинлек бирәчәк, шулай ук азык-төлекне базарга чыгаруда өзеклеккә юл куймаячак.