(Казан, 30 март, «Татар-информ»). 30 мартта Чаллыдагы «Энергетик» мәдәният сараенда Татарстанның халык шагыйре, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Илдар Юзеев исемендәге әдәби-иҗтимагый премияне тапшырачаклар.
Әдипнең исемен мәңгеләштәрү, иҗатын пропагандалау, туган телебезне һәм милли матбугатны саклау һәм үстерү, язучылар иҗатын активлаштыру, укучыларда хәзерге чор татар әдәбиятына кызыксыну уяту максатыннан оештырылган бүләк Татарстан Язучылар берлегенең һәм «Татмедиа» АҖ филиалы — «Мәйдан» журналының уртак премиясе булып тора, дип хәбәр итте оештыручылар.
Премия алдагы елда басылып чыккан иң яхшы әсәр авторларына тапшырыла. Бер премия — Татарстанда яшәүче авторга, бер премия Башкортостанда яшәп иҗат итүче татар язучысына бирелә.
Хәзер ике номинант өстәлде — озак еллар «Мәйдан» журналында хезмәт куйган, басманы яшәтүгә зур өлеш керткән бер хезмәткәргә акчалата премия, һәм, шулай ук, журналга күп еллар дәвамында ярдәм иткән бер эшмәкәргә диплом һәм Илдар Юзеев медале тапшырыла (акчалата бүләк каралмаган).
Тантанада Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары, Татарстан Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов, Татарстан Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр буенча Комитет рәисе Айрат Зарипов, Татарстан Дәүләт Советы депутатлары Камил Нугаев, Марсель Мингалимов катнашыр дип көтелә.
Кичәдә Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, «Татмедиа» АҖ генераль дирекоры Шамил Садыйков, Башкортостаннан танылган эшмәкәр, шагыйрь һәм композитор Фәнир Галимов, Татарстан халык язучысы, Габдулла Тукай исемендәге премия лауреаты Марсель Галиев, Татарстанның һәм Башкортостанның халык артисты Фән Вәлиәхмәтов һәм башкалар да булачак.
Бу көнне Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназиядә «Хәзерге чор шартларында рухи тормышыбызның үсешен тәэмин итү: матбугат чаралары һәм татар телендә белем, тәрбия бирү мәсьәләләре» дигән темага түгәрәк өстәл була.