(Казан, 30 март, «Татар-информ»). Россия Хөкүмәтенең Координация үзәгендә Татарстан позициясен Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров тәкъдим итәчәк. ТР Министрлар Кабинетының тиешле боерыгын Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин имзалады. Документ республиканың хокукый мәгълүмат рәсми порталында урнаштырылган. «Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Ш.Х. Гафаровны Россия Федерациясе Хөкүмәте Координация үзәге белән < ... > бурычлар хәл иткәндә Татарстан Республикасы позициясен күрсәтү өлешендә даими нигездә хезмәттәшлекне гамәлгә ашыруга вәкаләтле итеп билгеләргә», — диелә карарда. РФ Хөкүмәтенең координация үзәге, беренче чиратта, федераль башкарма хакимият органнары, төбәк хакимиятләре һәм төрле оешмалар эшен координацияләүне таләп итә торган «инцидентларга тиз арада җавап бирү һәм аларны оператив хәл итү (штатлы һәм штаттан тыш хәлләрдә)» өчен билгеләнгән. Моннан тыш, быел февраль аенда төзелгән үзәк РФ Хөкүмәтенең өстенлекле бурычларын тормышка ашыруның стратегик максатлары һәм механизмнары буенча тәкъдимнәр эшләү өчен җавап бирә. Ул илкүләм үсеш максатлары нигезендә әлеге өстенлекле бурычларны тормышка ашыру белән идарә итү һәм карарлар кабул итү өчен кирәкле мәгълүматтан файдалану мөмкинлеген тәэмин итә.