(Казан, 30 март, «Татар-информ»). Идел буе Болгарстанында Ислам динен рәсми рәвештә кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан Мәскәү Җәмигъ мәчетендә «Бәрәкәт» китап кибете ачылачак. «Бәрәкәт» кибете башкалада мөселман әдәбияты буенча махсуслашкан беренче кибет була.
Тантаналы чара 2021 елның 1 апреленә 13.00 сәгатькә билгеләнгән. Анда Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе шәех Равил Гайнетдин катнашуы көтелә. Россия мөселманнары Диния нәзарәте сайтында шул хакта хәбәр ителә.
Мондый форматтагы кибет Мәскәү халкын һәм башкала кунакларын кирәкле ислам әдәбияты белән тәэмин итәчәк. Биредә 15 телдә Россия һәм Азия илләре әдәбияты тәкъдим ителәчәк.
Бу шул ук исемдә булган «Бәрәкәт» компаниясенең дүртенче проекты. Сувенир кибете һәм хәләл-маркет эшләп килә, шулай ук Тарихи мәчет каршындагы кибеттә кием-салым сатыла.
Яңа китап кибетендә Изге Коръән, ислам хокукы, дин, ислам тарихы, дини практика, пәйгамбәрләр тарихы, шулай ук гарәп теле буенча дәреслекләр, балалар әдәбияты һәм башка китаплар булачак.
Проект РФ мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан хупланган. Китап кибетен ачу тантанасында