(Казан, 22 март, «Татар-информ»). Гамалея исемендәге үзәк башлыгы Александр Гинцбург балаларга вакцинацияне дүрт яшьтән ясатырга мөмкинлеген әйтә. Шулай да төгәл яше билгеләнә әле, дип хәбәр итә РИА Новости.
Гинцбург фикеренчә, кече яшьтәге балаларга вакцинацияне борын аша ясау мөмкин, бу ысул өстәмә кыенлыклар тудырмый.
«Прививка ясаганда, балаларны берничә төркемгә бүләргә кирәк булачак. 12-13 яшьтән 17 яшькәчә балалардан башларга кирәк. Без хәзер педиатрлар белән эшлибез», - дип сөйләде Гинцбург ковидка каршы вакцинация мәсьәләләре буенча Президент киңәшмәсендә.
Гинцбург балаларны коронавирустан вакциналаштыру мәсьәләсе 2021 елда ук хәл ителергә тиеш, диде.