Добавить новость
World News in Tatar


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Бәраәт кичәсе

Бәраәт кичәсе – гөнаһлардан котылу, бәхет һәм иминлек кичәсе. Төрле уңышлар, изгелекләр иңә торган көн булып санала.

Нәкъ шушы көнне Аллаһ Тәгалә һәрбер кешенең язмышын билгели. Бу көнне кешеләрнең бер еллык бәхет-сәгадәтләре билгеләнеп куя.

Бәраәт кичәсе мәрхүмнәрнең гөнаһларын кичерүне ялварып догалар укыла, фәкыйрләргә хәер өләшенә һәм мөселманнар бер-берсенә кунакка йөрешәләләр.

Бу кичне гыйбадәттә, Коръән укып, намазлар укып үткәрергә кирәк.

Әлеге көнне кояш баер алдыннан 40 тапкыр: “Сүбхәнәллаһи, вәлхәмдүлилләһи вә лә иләһә илаллаһү вәллаһү әкбәр вә ләхәүлә вә лә күәәтә иллә билләәһил галиийл газыйм” – дип кабатлау һәм 100 тапкыр пәйгамбәребез сәлаллаһү галәйһиссәләмгә салават әйтү яхшы.

Бу кичтә ахшам намазыннан соң 2 рәкәгат итеп, 3 тапкыр нәфел намазы укырга киңәш ителә. Аннан соң изге теләкләрне өмет итеп һәм мәрхүмнәр рухына багышлап “Ясин” сүрәсен уку бик тә саваплы.

Иң мөһиме бу кичтә барлык тормышыны күз алдыннан үткәрү. Бер кем дә үзенең Раббысы Аллаһы Тәгалә каршына кайтачагын онытырга тиеш түгел. Кем бу кичәне бушка уткәрә шул зур өстенлектән мәхрүм кала. Әлеге вакыйганы көндезен ураза тотып кичен гыйбадәттә уткәрү бик саваплы.

Бәраәт кичәсе өч тапкыр Ясин (“Йәсин” сүрәсе тулысынча) уку яхшы.

Беренче тапкыр дөньяда да ахиратта дә бәхетле булу өчен укыла. Болай ният әйтелә:

“Йә Раббым ният кылдым дөньяда да ахиратта дә бәхетле булу өчен ясин сүрәсен укымакка — Раббым кабул ит”. Аннан Ясин сүрәсе укыла аңардан соң бәраәт догасы.

Икенче Ясинне озын гомер сорап укыйлар. Ният мондый тәртиптә әйтелә:

Йә Раббым бу дөньяда озын, гыйбадәтле гомер насыйп булсын өчен ясин укымакка ният кылдым — Раббым кабул ит” Һәм тагын икенчегә Ясин укыла аннары шулай ук бәраәт догасы.

Өченче “Ясин”не укыр алдыннан ният кылу тәртибе:

“Раббым, мине, гаиләмне һәм якыннарымны бөтен начарлыклардан саклар өчен һәм ризыкларыбызны мул итүең өчен “Ясин” укымакка ният кылдым, Раббым, кабул ит”.

Ясин укыла, аны тәмамлаганнан соң, Бәрәат догасы укыла.

Бәрәат кичәсе догасы

Әй Аллаһым, әгәр мине бәхетсез итеп, исемемне бәхетсезләр дәфтәренә язган булсаң, аны сөртеп юк ит һәм бәхетлеләр дәфтәренә яз. Әгәр мине бәхетлеләрдән итеп, исемемне бәхетлеләр дәфтәренә язган булсаң, әлеге язуны беркайчан да сөртелми торган ит. Чынлыкта, син Корьән-Кәримеңдә: “Аллаһ Тәгалә нәрсәне теләсә, Ләүһул мәхфуздән шуны сөртер, юк итәр, теләгәнен исә калдырыр, сөртелмәслек итәр”, — дип әйтәсең.

Сообщение Бәраәт кичәсе появились сначала на Игелек.ру.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus