Добавить новость
World News in Tatar


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Апаста Нәүрүз бәйрәмендә район башлыгы кавказ биюен башкарды

(Апас, 21 март, «Татар-информ», «Апастово-информ» ). Апасның Нәүрүз театральләшкән күренеш, матур биюләр белән башланып китте. Китапханә хезмәткәрләре бию түгәрәге оештырып, төрле милләтләрнең биюләрен һәм милли уеннарын күрсәтте. Халык та кушылып уйнады һәм биеде. Район башлыгы Равил Хисаметдинов та кавказ биюе белән түгәрәктә катнашты. Бәәйрәм Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланды. Биредә үк Кырымның Россиягә кушылуының 7 еллыгы уңаеннан «Кырым язы» акциясе дә үтте. «Кадерле райондашлар! Барыгызны да шундый матур Нәүрүз бәйрәме, Май чабу бәйрәме белән котлыйм. Язлар матур килеп, җирдә дым күп калып, чәчүләрне уңышлы башкарып, мул икмәкләр үстерергә язсын», — диде район башлыгы Равил Хисаметдинов. Бәйрәм чарасында милләтләр дуслыгы, районда гомер итүче төрле милләт вәкилләренең көнкүреше, ризыклары, гореф-гадәтләре, милли йолалары, киенү рәвешләре тәкъдим ителде. Кыр кухнясында ботка пеште. Аны аграр көллият коллективы пешерде. Иске Йомралы мәктәбе коллективы «карга боткасы», Каратун ашлык кабул итү коллективы чәй һәм коймак белән сыйлады. Эшмәкәрләр шашлык, татлы мамык һәм чәй, коймак тәкъдим итте. Боланнар, хаски этләре, пони да бәйрәмгә аерым ямь өстәде. Балалар гына түгел, олылар да алар яныннан китмәде. Кар чаналарында йөрүчеләр дә күп иде. Мәйданда җыр-моң тынып тормады. Шунда ук спорт уеннары барды. Итекле хоккей, чүлмәк вату, аркан тартыш, гер күтәрү кебек хәрәкәтле һәм халык уеннары да райондашларны җәлеп итте. Иң соңыннан бәйрәм карачкысы яндырылды. Әле вакытта барлык халыкның теләге бер иде: чирләр, яман гадәтләр, явызлыклар бездән ерак китсен, дуслык-татулык, муллык, бердәмлек тантана итсен!

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus