(Казан, 19 март, «Татар-информ»). Саранск шәһәрендә «Татар кызы.Мордовия — 2021» республика конкурсында Саранск шәһәрендә яшәүче 20 яшьлек Алинә Ямбикова җиңде.
Лямбирь районының Шувалово авылыннан Иркәм Исхакова беренче вице-мисс, шул ук районның Аксёново авылыннан Айлинә Әбүзәрова икенче вице-мисс булды. Бу турыда «Татар федераль милли-мәдәни автономиясе» иҗтимагый оешмасы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Финалда Мордовиянең төрле районнарыннан җиде татар кызы катнашты. Конкурсантлар җырлады, биеде, шигырь һәм әкият сөйләде, милли мәдәният, традиция, милли ризык һәм татар халык костюмнары турында сөйләде. Жюри кызларның татар телен һәм мәдәниятен белү дәрәҗәсен дә бәяләде, диелә хәбәрдә.
«Татар кызы.Мордовия» конкурсы икенче тапкыр узды. Аны «Якташлар» Төбәк татар милли-мәдәни автономиясе, Ислам мәдәният үзәге, татар хатын-кызларының «Чулпан» республика иҗтимагый оешмасы үткәргән.
Икенче көнне кызлар Ислам мәдәнияте үзәгендә булган. Оештыручылар Мордовия Республикасы мөфтие Фәһим хәзрәт Шәфиевкә рәхмәт белдерә.