(Казан, 17 март, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Чувашия татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Хәйдәр Сафиуллин татар телендә чыга торган «Вакыт» газетасына хакимияттән ярдәм сораган.
«Чувашиянең цифрлы үсеш, мәгълүмат сәясәте һәм массакүләм коммуникацияләр министры Казанга килә. Ул „Татмедиа“ ның эш тәҗрибәсе белән танышырга тели. Мин аңа „Вакыт“ газетасы буенча күп сораулар юлладым. Министр Казанга килгәч, газетаны үстерергә этәргеч бирер дип өметләнәм», — диде Хәйдәр Сафиуллин Казанда «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Милли-мәдәни автономия рәисе Чувашиядә чыга торган бердәнбер татар газетасының хәле начар икәнен әйтте. Шул ук вакытта ул Татарстанда чуваш телендә дүрт газета барлыгын искәртте.
«Газетабызның штатында бер редактор да, бер машина йөртүче. Редакторы эшли, яза инде, ләкин бер генә кеше туплаган мәгълүмат аз. Татарстанда чуваш телендә чыга торган „Сувар“ газетасын карадым. Ул унике битле булып төсле форматта чыга. Аны кулга тотарга рәхәт. Безнекенең форматы начаррак», — диде Хәйдәр Сафиуллин.
Хәйдәр Сафиуллин сүзләренчә, «Вакыт» газетасын эшмәкәрләр ярдәмендә татар мәктәпләренә, мәчетләргә яздыру эше бара. Матбугат чарасын тоту өчен андый ярдәм генә аз.