(Казан, 17 март, «Татар-информ»). Мәскәү мөфтие, Россия мөселманнары Дини җыены башлыгы Әлбир хәзрәт Крганов РФ Иҗтимагый палатасында «Милләтләр бердәмлеген ныгытуда сәнгатьнең роле» түгәрәк өстәлендә Мәскәүдә Ислам мәдәнияте музее ачу планы турында әйтте. Россия мөселманнары Дини җыены рәсми сайтында хәбәр ителгәнчә, Әлбир хәзрәт Крганов Яңа Мәскәүдә Коммунаркада төзелә торган дини үзәктә Ислам мәдәнияте музеен ачарга кирәк дигән фикерен әйтте. «Россиядә, Бөек дәүләттә, әлегә кадәр даими эшли торган Ислам мәдәнияте музее юк. Коммунаркада динара үзәк төзү турында уңай карар кабул ителгән очракта, без анда, шундый музей да төзергә планлаштырабыз», — диде мөфти. Әлбир хәзрәт Крганов шулай ук 2022 елда, Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1110 ел тулуны зурлап билгеләп үткәндә, РФ Иҗтимагый палатасында мәдәни-агарту чаралары: конференцияләр, картиналар күргәзмәсе, тематик фильмнар әзерләү һәм күрсәтү үткәрергә тәкъдим итте. Чараны Россия Иҗтимагый палатасының милләтара һәм динара мөнәсәбәтләрне гармонияләштерү буенча комиссия һәм Россия Иҗтимагый палатасының мәдәниятне үстерү һәм рухи мирасны саклау мәсьәләләре буенча комиссия оештырган, диелә хәбәрдә.