(Казан, 17 март, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Сатып алучылар өчен Россиядә сөт бәясенең сизелерлек дәрәҗәдә артуы көтелми. «Сөт — социаль әһәмиятле продукт. Узган елда чималның үзкыйммәте 15 процентка, ә эшкәртүнеке 5-7 процентка артты, Кибет киштәсендәге бәя бары тик дүрт процентка үсте. Сөтнең күп өлеше акцияләр белән сатыла, ташламалар кулланыла», — дип сөйләде Сөт җитештерүчеләрнең илкүләм берлеге генераль директоры Артем Белов. Белгеч сүзләренчә, сөт җитештерү тармагында тотрыксызлык күзәтелә. Ул чимал һәм эшкәртүгә үзкыйммәт арту белән бәйле. Узган елгы 15 процентка үсеш ягулык материаллары, минераль ашламалар, аксымлы азык бәясе арту белән бәйле. Артем Белов 2021 елда Россия күләмендә сөт җитештерү 3,5 процентка артачагын һәм дефицит булмаячагын әйтте. Ихтыяҗга килгәндә, анда аерым авырлыклар бар. «Узган елны халыкның керемнәре 3,5 процентка кимеде. Безнең индустрия халык кеременә бик сизгер. Мин ихтыяҗ 2020 ел дәрәҗәсендә калыр дип уйлыйм», — диде ул Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында узган утырышта.