(Казан, 16 март, «Татар-информ», Розалия Хәйруллина). Татарстан Хөкүмәте «Җир һәм күчемсез милек турында бердәм мәгълүмат ресурсы» дәүләт мәгълүмат системасын оештыру өчен Росреестр һәм Федераль кадастр палатасы белән килешү имзалады.
«Килешүдә Татарстанның Башкарма хакимияте органнары мәгълүмат системаларының Бердәм күчемсез милек дәүләт реестрының Федераль дәүләт мәгълүмат хезмәте (ФГИС ЕИР) белән интеграциясен тәэмин итү һәм алардан белешмә бирү, шулай ук экспериментта катнашучылар арасында үзара хезмәттәшлек тәртибен билгеләү каралган», — дип сөйләделәр «Татар-информ» хәбәрчесенә Росреестрның ТР буенча идарәсе матбугат хезмәтендә.
Элегрәк, Татарстан җир һәм күчемсез милек объектлары турында бердәм мәгълүмат ресурсын булдыру буенча сынау проектын башлап җибәргән дүрт төбәкнең берсе булды. Яңа система Росреестрга җитмәгән мәгълүматларны һәм интеграцияләнгән ресурсларны өстәргә ярдәм итәчәк.
Бүгенге көндә Росреестрга Россия субъектлары чикләренең 37 проценты һәм торак пунктларның 35 проценты гына кертелгән.
Күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестры мәгълүматлары буенча, хәзер Татарстанда 4 млн 377 меңнән артык күчемсез милек объекты турында мәгълүмат бар, аларның 21 процентында милек хокукына ия булучылар турында мәгълүмат юк.