(Казан, 15 март, «Татар-информ»). Полиция казанлыларга наркотик сатучылар турында хәбәр итүләрен сорап мөрәҗәгать итә.
15 марттан Казанда «Үлем белән кайда сәүдә итәләр — хәбәр ит» акциясенең беренче этабы узачак. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Полицейскийлар атна дәвамында ышаныч телефоннарына наркопритоннар турында килгән мәгълүматларны тикшерәчәк һәм наркотиклар сата торган сайтларны күзәтәчәк. Моннан тыш, барлык теләүчеләр дә наркотикка бәйлелекне дәвалау һәм тернәкләнү мәсьәләләре буенча консультация алачак.
Узган ел акциянең наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы линия буенча беренче этабында 29 мөрәҗәгать килгән. Полиция наркотик куллану һәм саклау белән бәйле 176 хокук бозу һәм 28 җинаять очрагын ачыклаган.
Моннан тыш, хокук тәртибе сакчылары наркотик саткан алты интернет-кибетне ачыклаган. Ресурс кулланучыларның чикле даирәсе өчен ачык булган.