(Казан, 10 март, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин Министрлар Кабинетын төбәкләргә кирәкле күләмдә инвестиция җәлеп итүне тәэмин итәргә чакырды. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә. «Әлбәттә, бу төбәкләргә кирәкле күләмдә инвестиция җәлеп итүне тәэмин итәргә кирәк. Бу базада төгәл максатчан күрсәткечләргә ирешүне, шул исәптә бу төбәкләрдә яшәүчеләрнең реаль керемен арттыруны тәэмин итәргә», — дип сөйләде Путин хөкүмәт әгъзалары белән видеоконференция режимында узган киңәшмәдә.