(Казан, 3 март, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстан язучылары Берлек рәислегенә Ркаил Зәйдулланы, Рәмис Аймәтне, Рафис Корбанны, Вахит Имамовны тәкъдим итте.
Халык язучысы Гәрәй Рәхим Татарстан Язучылар берлеге рәислегенә Ркаил Зәйдулланы тәкъдим итте. Фуат Галимуллин Рәмис Аймәт кандидатурасын яклады. Нәҗибә Сафина Вахит Имамовны күрсәтте. Рафис Корбанны Рахман Шәфигуллин тәкъдим итте.
Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы һәм Әлмәт бүлекчәләре Ркаил Зәйдулланың күренекле язучы булуын, җитәкчелек итә алган шәхес булып җитлегүен искәртте.
Фәүзия Бәйрәмова Рәмис Аймәтне яклап чыкты, аның яхшы шагыйрь булуын, зыялылыгын ассызыклады.
Тинчурин театры залында Татарстан Язучылар берлеге съезды бара. Съездның Тинчурин театры залындагы төп мәйданчыгына видеоконференц-элемтә аша Берлекнең Чаллы һәм Әлмәт бүлекчәләре кушыла.
Съездда рәсми кунаклар — ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, ТР мәдәният министры Ирада Әюпова катнаша.