(Казан, 1 март, «Татар-информ»). ТР Мәдәният министры Ирада Әюпованың иҗтимагый башлангычларда дүрт киңәшчесе барлыкка килгән. «Болар — РФ атказанган, ТР халык артисты Салават Фәтхетдинов, театр тәнкыйтьчесе Нияз Игъламов, ветеран журналист Раиса Сафиуллина һәм „Sculptor Agency“ консалтинг компаниясе генераль директоры Виктор Житлов », дип хәбәр итә мәдәният министрлыгы.