(Казан, 1 март, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Камал театры музыка бүлегенең яңа җитәкчесе Данияр Соколов оркестрны татар театрының визит карточкасы булган мөстәкыйль музыкаль берәмлек итеп күрә. Бүген музыкант һәм музыкаль продюсер Данияр Соколовның Камал театрының музыка бүлеген һәм оркестрын җитәкләве билгеле булды. Ул 50 елга якын бу вазифаны биләгән Фуат Әбүбәкеровны алыштырды. «Татар мәдәниятен популярлаштыру Камал театры чикләрендә генә калмаска тиеш. Театрның оркестры мөстәкыйль башкару берәмлеге булып, татар театрының визит карточкасы булсын иде», — ди Данияр Соколов. Ул театр оркестрын зур проектларга тартырга, шәһәрдә һәм республикада үткәрелгән зур чараларда катнаштырырга планлаштыра. «Мин Россиянең борынгы һәм күренекле милли театрының музыка бүлеге җитәкчесе өстендә нинди җаваплылык торганын яхшы аңлыйм һәм театр җитәкчелегенең ышанычын акларга тырышырмын», — ди Данияр Соколов. Данияр Соколов Казан Кремлендә «Музыка вокруг нас» һәм башка фестивальләр, KazanOperaLab опера лабораториясе оештырды. Соңгысының Тинчурин театры кысаларында үтүе татар җәмәгатьчелегендә ризасызлык тудырган иде.