(Казан, 1 март, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үзенең туган көнендә эш урынында булачак. Аңа бүген 64 яшь тула. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте. "Президентның бүген <…> гадәти эш көне, көн тәртибендә - берничә чара», — дип билгеләп үтте агентлык әңгәмәдәше. Ул республика җитәкчесенең эш көне гадәттәгечә иртәнге алтыда башланачак, диде. «Аннары „Ак Барс“ хоккей клубы белән сезон башланыр алдыннан традицион очрашу (сүз Гагарин Кубогы турында — Т-и.иск.), аннары Яшел Үзән районында глэмпинг проекты буенча презентация», — дип өстәде Галимова. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 1990 елда хакимият органнарында эшли башлады, Арча районы башкарма комитеты җитәкчесе итеп билгеләнде. 1996-1998 елларда — ТР Финанс министры, 1998 елдан 2010 елга кадәр-республика Премьер-министры вазифасында. 2010 елның 25 мартыннан Татарстан Республикасын җитәкли.