(Казан, 1 март, «Татар-информ», Павел Климчак). Әлмәт коткаручылары кыргый үрдәкләр кышлый торган буаны боздан чистарткан. Әлмәт районының Экология һәм төзекләндерү департаменты хәбәр иткәнчә, кыргый үрдәкләр кышлый торган берничә буада боза ката. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Коткаручылар буаларны боздан берничә көн чистарткан.