(Казан, 25 февраль, «Татар-информ»). Апрельдә Түбән Камадан Нижневартовскига авиарейслар ачылачак. «Ростов-Дон — Түбән Кама — Нижневартовск — Түбән Кама — Ростов-Дон рейсына авиабилетлар сатып алырга мөмкин», — диделәр «Бигеш» аэропортының матбугат хезмәтендә. Рейслар расписаниесе белән аэропорт сайтында танышырга мөмкин. Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, «Бигеш» халыкара аэропорты аэродромның биш елга таләпләргә туры килүе турында сертификат алды.