Добавить новость
World News in Tatar


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Лениногорскида Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы ачылу тантанасы булды

(Лениногорск, 21 февраль, «Татар-информ», « Заман сулышы »). Лениногорск — күпмилләтле район. Бүген биредә яшәүче милләтләр бергә җыелып, Татарстанда игълан ителгән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына старт бирде. Мәдәният сараеның фойесында төрле милләт вәкилләре үз милли колоритларын чагылдырган күргәзмә тәкъдим иттеләр. Әнә «Ак калфак» оешмасы берсеннән-берсе матур калфакларын өстәлгә тезгән. Рушания апа Гаязова үзе ясаган шәмаилләрен тәкъдим итте. Районның Яңа Сережкино авылындагы мәктәптән кул эшләре алып килгәннәр. Биредә агачны чокып ясау буенча шөгыльләнәләр. Яңа Сережкино — чуаш авылы. Биредә мәктәптә белем бирү чуаш телендә бара. Әрмән, үзбәк, таджик диаспорасы вәкилләре милли ризыклар куелган өстәл тәкъдим иттеләр. Лениногорскилыларны Татарстан халыклары ассамблеясы башкарма комитеты Константин Яковлев котлады. Ул Татарстан халыклары ассамблеясы советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның котлавын җиткерде. Константин Яковлев әйтүенчә, республикада быел 150дән артык зур чара узачак. «Мәдәният сараенда фойедагы күргәзмәне шундый бай, матур итеп оештырганнар. Халкыбыз нинди милләттән булуына карамастан, үткәнен саклый белә. Шушы рухи хәзинәне яшь буынга тапшыруда эш алып бара», — диде район башлыгы Рәгать Хөсәенов һәм 25тән артык милләтнең дус-тату яшәвен билгеләп үтте. Лениногорскида 5 елдан артык Халыклар дуслыгы йорты эшләп килә. Бүген анда тагын бер милләт вәкиле өстәлде, керәшен халкын кабул иттеләр. Мәдәният сарае сәхнәсендә зур концерт үтте. Төрле милләтләр төрле телләрдә җырлар яңгыратты, биюләр башкарды.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus