(Казан, 21 февраль, «Татар-информ»). Коронавирус белән зарарланганнан соң авыру беренче атнада аеруча актив тарала. Авыруны җиңел формада үткәргән кешеләр чирне 11 көннән тирә-юньдәгеләргә йоктырудан туктый. «Кагыйдә буларак, 11 көннән соң, әгәр кешенең авыруы җиңел формада булган булса, аның генетик материалының үсеше расланмый. Мөгаен, бу кеше инде куркыныч түгел», - дип аңлатты «Вектор» үзәге хезмәткәре Олег Пьянков «Россия 1»телеканалы эфирында сөйләгәндә. «Вектор» — коронавирус инфекциясеннән илдәге икенче препарат— «ЭпиВакКорона»ны эшләгән үзәк. Элегрәк март аенда Россиядә 500 мең доза препарат әйләнешкә чыгарылачагы билгеле булган иде.