(Казан, 19 февраль, «Татар-информ»). Прокуратура Татарстандагы бер авыл хуҗалыгы фирмасының эш хакы буенча 2 миллион сум күләмендәге бурычын түләттерүгә иреште. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте. Күзәтү ведомствосы ачыклаганча, «Заря» авыл хуҗалыгы предприятиесе 619 хезмәткәргә 2021 елның гыйнвар ае өчен хезмәт хакы түләмәгән булган. Бурыч 2 миллион сумнан артып киткән. Прокуратура тикшерү үткәргән һәм шуның нәтиҗәләре буенча фирма башлыгы адресына хилафлыкны бетерү һәм гаеплеләрне җаваплылыкка тарту таләбе белән гариза юллаган. Нәтиҗәдә, предприятие хезмәт хакы буенча бурычын тулысынча түләгән.