(Казан, 15 февраль, «Татар-информ»). Татарстанда атна дәвамында көчле салкыннар сакланачак. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә. «Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, иртәгә республика территориясендә 28 градуска кадәр салкын көтелә. Чәршәмбе тагын да салкынрак булачак — төнлә һава температурасы -24...-29 градус салкын, урыны белән -32 градус булачак. Бу көнннәрдә явым-төшем ихтималы аз. 18 февральдә шулай ук явым-төшем көтелми. Төнлә һава температурасы -23…-28 градус, көндез -16…-21 градус фаразлана. Җомга һәм шимбә вазгыять үзгәрми диярлек. Төнлә һава температурасы -20…-27 градус, көндез -15…-20 градус булуы көтелә. Белгечләр республикага аномаль салкыннар килүне арктик циклон белән бәйле дип саный.