(Казан, 13 февраль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанлылар яңгырдан соң боз белән капланган машиналарны видеога төшерә. Социаль челтәрләрдә күп санлы видеоязмалар барлыкка килде.
Шаһитларның берсе «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына җибәргән кадрларда автомобиль тулысынча юка боз белән каплануы күренә.
Ролик авторы үзе шаяртканча, табигать автомобильгә бушлай тонировка ясаган.