(Казан, 12 февраль, «Татар-информ», Әдилә Зыятдинова). Экологик, технологик һәм атом күзәтчелеге буенча федераль хезмәтнең (Ростехнадзор) Идел буе идарәсе көйләнгән эше нәтиҗәсендә 2020 елда Татарстан сәнәгать предприятиеләренең тотрыклы эшләвен тәэмин итеп булды. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган киңәшмәдә шул хакта әйтте. «Инвестицион проектлар — безнең төп үсеш нокталары, республиканың алга таба социаль-икътисади үсеше нигезе. Сәнәгать үсешен сәнәгать-экологик иминлек һәм төзелеш күзәтчелеге таләпләрен үтәү мөһимлеге билгели. Узган ел Ростехнадзорның хезмәттәшләребез белән уртак эше нәтиҗәсендә безнең сәнәгать предприятиеләренең тотрыклы эшләве тәэмин ителде», — диде Миңнеханов. Татарстан Президенты нефть-газ комплексы өчен узган ел аеруча авыр булганлыгын искәртте. Коронавирус пандемиясе аркасында барлык илләрдә дә диярлек кертелгән чикләү чаралары нефть продуктларына һәм нефть химиясе продукциясенә ихтыяҗны шактый киметүгә китерде. «Әмма моңа карамастан, (пандемия нәтиҗәләренә — Т-и иск.) без нефть чыгару, нефть эшкәртү, нефть-газ химиясе һәм машина төзелеше предприятиеләрендә, шулай ук транспорт һәм энергетика инфраструктурасы объектларында масштаблы инвестицион проектларны гамәлгә ашыруны дәвам итә алдык», — диде ТР Президенты. Ул Ростехнадзорның Идел буе идарәсенә нәтиҗәле уртак эш, күрсәтелгән җаваплылык һәм проблемалы мәсьәләләрне оператив хәл иткән өчен рәхмәт белдерде. «Күрелгән чараларга карамастан, узган ел 13 авария килеп чыкты, аларда ун кеше һәлак булды. Ростехнадзор идарәсенә предприятие җитәкчеләре һәм прокуратура белән берлектә, киләчәктә мондый хәлләрне булдырмас өчен, һәр аварияне анализларга кирәк», —диде Рөстәм Миңнеханов.