(Казан, 12 февраль, «Татар-информ»). Иртәгә, 13 февральдә, көньяк циклон Татарстанга җылылык һәм һава шартларының сизелерлек начараюын китерәчәк.
ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итүенчә, республикада күк йөзе болытлы була. Төнлә дә, көндез дә кар, җепшек кар, бозлы яңгырлы явым-төшем көтелә.
Моннан тыш, төбәк буенча, Казанны да кертеп, урыны белән томан, төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә шулай ук бозлавык булырга мөмкин. Көньяк-көнчыгыштан талгын җил фаразлана. Юлларда көчле бозлавык барлыкка килә.
«Җылыту һәм җепшек кар булу сәбәпле, бина түбәләреннән һәм авыш өслекләрдән кар төшәргә мөмкин», — дип кисәтә метеорологлар.
Төнлә һава температурасы -6 дан алып -11 градуска кадәр, иртән -5 градуска кадәр булачак. Көндез һава 0, +3 градуска кадәр җылына.