(Казан, 12 февраль, «Татар-информ», Ксения Перепеченова). Татарстанның кече нефть компанияләренә, аварияләрне булдырмау, шулай ук кешеләр һәм әйләнә-тирә мохитне куркыныч астына куймас өчен, сәнәгый иминлекне контрольдә тотуны көчәйтергә кирәк. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов 2020 елда республиканың кече нефть компанияләре эшчәнлегенә нәтиҗә ясауга багышланган киңәшмәдә шундый белдерү белән чыгыш ясады. «Без бүген фикер алыша торган мәсьәлә бик тә мөһим. Биредә кешеләр тормышы турында гына сүз бармый, сезнең һәр объект экологик фаҗигагә китерергә мөмкин. Гаммәви мәгълүмат чараларында хәбәрләр аша „Норникель“ компаниясе белән нәрсә булуын барыгыз да күреп тора — компания 140 миллиард сумнан артык күләмдә штрафка тартылды. Сезнең һәркайсыгызда шундый хәл килеп чыгарга мөмкин», — дип искәртте ТР Президенты. Сәнәгый иминлекне тәэмин итү мәсьәләсен бары тик үз эшенең осталарына гына ышанып тапшырырга кирәк, дип искәртте Миңнеханов. «Сездә югары әзерлекле инженерлар булырга тиеш. Әгәр инженерлык хезмәте җитәкчесе принципиаль икән, йокыгыз да тыныч булачак, эшегез дә җайлы барачак», — диде Президент. Быелның гыйнварында Татарстандагы бер нефть предприятиесендә гадәттән тыш хәл килеп чыгу нәтиҗәсендә ике кеше һәлак булган.