(Казан, 12 февраль, «Татар-информ»). Чаллыда бозда яткан һәм яр буена чыга алмаган исерек хәлдәге балыкчыны коткарганнар. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән «Татар-информ» агентлыгына белдерүләренчә, кичә төнге икенче яртыларда 112 бердәм номерына Түбән Кама ГЭСы плотинасы янында бер ир-атның бозда ятуы хакында хәбәр килгән. Балыкчы аягында басып тора алмас дәрәҗәдә исерек булган һәм кеше ярдәменнән башка гына өенә кайта алмаган.
Чакыру буенча килгән 6нчы янгын-коткару отряды хезмәткәрләре яр буеннан 600 метр читтә бозда яткан 32 яшьлек ир-атны табып алган. Балыкчыны өенә кайтарып куйганнар.