(Казан, 9 февраль, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Иртәгә, 10 февраль көнне, Казанның Габдулла Тукай әдәби музеенда «Йолдызлы экскурсия» проектының чираттагы экскурсиясе узачак.
«10 февральдә экскурсияне тарих фәннәре докторы, XX гасыр башы татар көндәлек тормышы буенча белгеч Лилия Габдрафикова үткәрәчәк. Экскурсия татар телендә була», — дип сөйләде Татарстан милли музееның матбугат үзәге хәзмәткәре Ленар Нәгыймов «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Исегезгә төшерәбез, «Йолдызлы экскурсия» проектында төрле өлкәдә эшләүче шәхесләр үзләрен экскурсовод ролендә сынап карый. Чарада Габдулла Тукайның тормышы һәм иҗаты турында сүз бара.