(Казан, 9 февраль, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов җитештерелгән продукциянең яртысы хуҗалыкның кече формаларына туры килүен әйтте.
«2020 елда иң зур үсеш күрсәткече фермер хуҗалыкларына туры килде. Крестьян фермер хуҗалыкларының җитештерү индексы 109, 7 процентны тәшкил итте», — диде ул Татарстан Дәүләт Советында узган киңәшмәдә .
Министр урынбасары сүзләренчә, 2020 елда фермер хуҗалыкларында мөгезле эре терлек саны 2,2 меңгә, ә кәҗәләр һәм сарыклар саны 1,9 меңгә арткан.
«Үсеш грант алган фермерлар хисабына булды. Эш башлаучы фермерларга ярдәм итү, гаилә фермаларын үстерү һәм „Агростартап“ грант программалары буенча 2020 елда 155 фермер 899,2 млн.сумлык грант отты», — дип сөйләде министр урынбасары.
Аның сүзләренчә, 2020 елда шәхси хуҗалыклар 1,1 процентка үсеш күрсәткән. Былтыр 297 кече ферма төзелгән.
Хәбипов 2021 елда авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә ярдәм күрсәтү өчен «Агропрогресс» грант программасының эшли башлавын искәртте.