(Казан, 9 февраль, «Татар-информ»). Бүген Уфа шәһәрендә «Вафа» үзәгенең «Ак калфак» китапханәсендә рәссам Рузил Имамовның «Таулар илендә» исемле шәхси күргәзмәсе ачылды. Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, күргәзмә залында рәссамның төрле елларда иҗат ителгән унбиштән артык картинасы эленгән. Рузил Имамовны котларга Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Альфред Дәүләтшин, Россия һәм Татарстанның халык рәссамы Вәкил Шәйхетдинов, Башкорстан Республикасының «Ак калфак» татар хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Люция Вафина һәм башка шәрәфле кунаклар килгән. Буген Рузил Имамовның туган көне, аны юбилее белән котладылар. «Сез күпләргә үрнәк, изге эшләрегез белән киң билгеле шәхес. Халкым, милләтем дип яшәүче, аның бүгенге язмышы, киләчәге өчен зур эшләр башкарып, тыйнак булып калучы олы җанлы кеше», — диләр аның турында. «Чал тарихыбызның кыйммәтләрен бәяләп, милләтебезгә тугры булып, киләчәк буыннарда милли аң тәрбияләүдә үрнәк күрсәтеп, яшьләргә остаз булып, тормышта якты эзегезне сала киләсез», — диелгән котлауда.