(Казан, 9 февраль, «Татар-информ»). 2018 елның 12 ноябрендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов тантаналы шартларда татар телендә тәүлек әйләнәсе эшли торган беренче балалар телеканалын эшләтеп җибәрде. Бүген исә, ике елдан соң, республика Президенты янә «ШАЯН ТВ» студиясенә килде.
«Шушы вакыт эчендә канал үсте һәм үзгәреш кичерде. Ул күп кенә бүләкләр һәм җиңүләргә лаек булды, дистәләгән проект һәм йөзләгән мультсериал эфирга чыкты, әле күптән түгел камерага куркып кына караган балалар исә үз эшенең чын осталарына әверелде», диелгән «Шаян ТВ» каналы хәбәрендә.
«ШАЯН ТВ» каналы буенче экскурсияне Татарстан Президентына балалар үткәрде. Яшь алып баручылар Президентка контентны булдыру процессы, телережиссерларның, операторларның ничек эшләүләрен, программаларны монтажлау барышы турында сөйләде.
Республика башлыгында телевизион блогерлар мәктәбе аеруча кызыксыну уятты, диелә хәбәрдә.