(Чаллы, 9 февраль, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Тукай район советының алтынчы утырышында ясаган чыгышында җәмгыятьтә фәкыйрьлек дәрәҗәсенең киметү республикада 2021 елдагы төп бурычларның берсе булуы турында белдерде. «Лаеклы тормыш сыйфаты тәэмин итә торган хезмәт хакы алу - һәр гражданинның конституцион хокукы. Бүгенге көндә Татарстанда 7,4 процент халыкның кереме хезмәткә түләүнең минималь күләменнән түбәнрәк. Тукай районында әлеге күрсәткеч 13,2 процент тәшкил итә, бу шушы юнәлештәге эшне көчәйтү кирәклеге турында сөйли», - дип искәртте ул. ТР Хөкүмәте башлыгы сүзләренчә, район хакимияте шул исәптән үз хезмәткәрләренә хезмәткә түләүнең минималь күләменнән дә азрак эш хакы түләүче эш бирүчеләрне контрольдә тотуны көчәйтергә, акчаны конверт белән бирүгә һәм персоналның хокукларын кысуга бәйле башка формаларга каршы көрәшергә тиеш. Алексей Песошин шулай ук район буенча уртача эш хакына да игътибар итәргә чакырды. Татарстанда әлеге күрсәткеч 38,4 мең сумга тигез. Тукай районы әлегә бу җәһәттән республика рейтингында 13нче урынны (37,1 мең сум) били.