(Казан, 9 февраль, «Татар-информ», Диләрә Галиева). «УМНИК» программасының ярымфиналларын үткәрүгә югары уку йорты һәм фәнни-тикшеренү институтларыннан гаризалар сайлап алу башланды. «Идея» инновацион технопаркының матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, катнашучылар ике елга 500 мең сум күләмендәге грант өчен көрәшәчәк. «Сайлап алуда катнашу өчен югары уку йортлары һәм фәнни-тикшеренү институтлары чакырыла. Аккредитация өчен халыкара, аннан соң бөтенроссия, төбәк һәм югары уку йортлары эчендәге чаралар өстенлекле булып тора. „УМНИК“ программасының ярымфиналистлары — 18-30 яшьлек яшь галимнәр, инноваторлар нәкъ менә шушы чара кысаларында сайлап алыныр дип көтелә», — дип хәбәр иттеләр матбугат хезмәтендә. Узган ел сайлап алу тугыз мәйданчыкта: КНИТУ (КАИ), КНИТУ (КХТИ), КДМУ, КДАУ, РФА фундаменталь тикшеренүләр үзәгенең Казан фәнни үзәге һәм «Идея»технопаркында үткәрелде. Быел Татарстанда 9дан 14кә кадәр ярымфинал үткәрелергә мөмкин.