(Казан, 9 февраль, «Татар-информ»). Россия төбәкләренең 70 процентында IX сыйныфларда рус теле буенча йомгаклау әңгәмәсе традицион формада, калганнарында исә дистанцион технологияләрне кулланып, катнаш формада узачак. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенә (Рособрнадзор) сылтама белән хәбәр итә. Әңгәмәдә 1,4 миллионнан артык IX сыйныф укучысы катнашыр дип көтелә. Йомгаклау әңгәмәсе инде өченче ел IX сыйныфлар өчен мәҗбүри рәвештә үткәрелә, аны уңышлы тапшыру укучылар өчен дәүләт йомгаклау аттестациясендә катнашуда төп шарт булып тора. Билгеләп үтелгәнчә, 2021 елда эпидемиологик вазгыять яхшырмаган очракта төбәк башкарма хакимият органнары карары белән йомгаклау әңгәмәсе традицион форматта да, мәгълүмати-коммуникацион технологияләрдән файдаланып, дистанцион форматта да үткәрелергә мөмкин. «Төбәкләрнең 70 процентында йомгаклау әңгәмәсе – традицион, калганнарында исә катнаш формада узачак», - диелә хәбәрдә. Йомгаклау әңгәмәсен үткәрү буенча барлык пунктларда да Рособрнадзор тарафыннан тәкъдим ителгән эпидемиологик иминлек чаралары кулланылачак.