(Казан, 4 февраль, «Татар-информ»). Уфада 37нче яшендә РФ мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте Россия ислам университетының гарәп теле мөгаллиме Али Әхмәд вафат булган. «Башинформ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, Али Әхмәд 2015 елда РФ мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Тәлгать Таҗетдин чакыруы буенча Мисырдан Россиягә эшкә килгән. Шушы вакыт эчендә ул Башкортстан кызына өйләнергә, дүрт баланың әтисе булырга өлгергән. Россия ислам университеты мөгаллиме шулай ук ике ятим баланы тәрбиягә алган. Кичә Әхмәд Мөхәммәд Гамалетдин Әхмәд Алинең яңа коронавирус инфекциясе нәтиҗәсендә килеп чыккан өзлегүләрдән вафат булуы турында кайгылы хәбәр килеп иреште, диелә хәбәрдә. Хәзерге вакытта гаилә Али Әхмәднең мәетен Мисырга алып кайту өчен акча эзли. «Башинформ» агентлыгы мәрхүмнең гаиләсе, туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша.