(Актаныш, 4 февраль, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Татарстанның Архив эше буенча дәүләт комитеты җитәкчесе Гөлнара Габдрахманова авыл җирлеге башлыкларына документларны архивка ни өчен вакытында тапшыру кирәклеген аңлатты. «Архив сез башкарган эш турында мәгълүмат саклана торган урын. Бер җитәкче китә, икенчесе килә. Һәр яңа җитәкче үз командасын җыя. Һәрхәлдә, ул үз эшен күрсәтергә тели. Документлар архивка вакытында тапшырылмаса, хезмәтегезне киләчәктә беркем дә күрмәячәк. Шуңа күрә, әйдәгез, уйланыйк», — диде Гөлнара Габдрахманова. Алдан хәбәр ителгәнчә, бүген Актаныш районында «Ядкәр» дип аталган шәҗәрәләр порталына мәгълүмат туплау башланды. Шулай ук Гөлнара Габдрахманова Актаныш районының авыл җирлеге башлыклары белән очрашты.