(Казан, 3 февраль, «Татар-информ»). Табиблар онкоавырулы пациентлар барыннан да ешрак коронавирус инфекциясе корбаннары булуын ачыклаган.
Тикшеренү авторы - җәмгыять җитәкчесе Роберт Флисяк вирустан берничә мең үлем турындагы мәгълүматны өйрәнгән һәм пациентларның яше, авырулары һәм госпитализациядән соң хәле буенча төркемнәргә бүлгән. Бу хакта Польша Эпидемиологлар һәм табиб-инфекционистлар җәмгыятенең докладына сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.
Эш нәтиҗәләре үлем очракларының 25,6 проценты онкология авырулы пациентларга туры килүен күрсәткән. Үлем очраклары буенча икенче урында инсульт кичерүчеләр (24,3 процент) тора. Шулай ук хроник үпкә авырулы (22,5 процент), йөрәк ишемиясе (18,8) һәм башка йөрәк-кан тамырлары (15,8) авырулары булган кешеләр арасында да үлем очраклары күп булуы ачыкланган.
Шулай ук белгеч ковидтан үлемнең чир йоктыручының яше белән бәйлелеген дә өйрәнгән. Ачыкланганча, коронавирустан үлүчеләрнең 22,6 процентын 80 яшьтән өлкәнрәк кешеләр, ә 15 проценттан күбесен 70 яшьтән алып 80 яшькә кадәрге кешеләр тәшкил иткән. 60 яшьтән 70 яшькә кадәрге төркемгә керүчеләр өчен күрсәткеч ике тапкыр түбән булган.