(Казан, 3 февраль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). «Казанские ведомости» газетасы баш редакторы Венера Якупова фикеренчә, Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында җәмгыятьтә укуга мода формалаштыра башларга кирәк. «Кайбер алдынгы чит илләр инде берничә дистә ел шушы эш белән шөгыльләнә. АКШ, Бөекбритания, Франция, Норвегия, Швеция, Корея илләренең халыкта укуга кызыксынуны арттыру буенча үзләренең үсеш стратегиясе бар. Аларның Хөкүмәтнеке дә, Хөкүмәтнеке булмаган программалары да бар», — диде ул «Татмедиа» Республика матбугат һәм масскүләм коммуникацияләр агентлыгының коллегия утырышында. Венера Якупова әйтүенчә, аеруча яшьләр даирәсендә эшләргә кирәк. «Белгечләр укуга ярдәм итүнең 25 формасын исәпләгән. Британия Хөкүмәте ата-аналар белән килешү дә төзегән: алар үз балалары белән көненә, ким дигәндә, 20 минут укырга тиеш», — диде. Яшьләр гаджетларны гына белеп үсмәсен өчен, Венера Якупова бу эштә актив катнашырга өндәде. «Безгә дәүләт дәрәҗәсендә биш елга Татарстан Республикасында басма продукция таратуга ярдәм системасы программасын кабул итәргә кирәк. Бу безгә Россиядә лидер булырга ярдәм итәчәк. Шәһәр халкы матбугатны үзе торган җирдә генә алырга мөмкинлек бирәчәк», — диде.