(Казан, 2 февраль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). «Мисс Татарстан» конкурсы президенты Изольда Сахарова идеаль сыйфатларга ия булган кызларны бәяләү серләре белән уртаклашты. «Без башта кешелек дөньясы мәдәнияте булдырган матурлык идеалын формалаштырабыз. Кыз табигый, гармонияле, сөйләшүгә ачык һәм эчкерсез булырга тиеш, бу сыйфатлар аны идеалга якынайта», — диде ул «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында үткән матбугат очрашуында. Изольда Сахарова акыллы һәм матур кешеләрне капма-каршы куеп чагыштыруларын аңламавын әйтте. «Акыллы кеше үз-үзен карарга, ә матур кеше акыллы булырга омтылырга тиеш дип уйлыйм», — диде ул.