(Казан, 2 февраль, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). UFC лигасындагы беренче татар көрәшчесе Ринат Фәхретдинов халык санын алуга карата үз фикерен белдерде.
«Үз милләтеңне яшерү, әйтми калу минем өчен оят булыр иде. «Нинди милләттән?”- дип сорасалар, мин ничек «Татар түгел», — дип әйтә алыйм инде. Бу мәгънәсезлек, бик сәер. Чыннан да үз милләтен үзгәртүчеләр бармы икән? Шаккатам», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Элегрәк «Татар-информ» татар көрәшчесе Ринат Фәхретдиновның катнаш көрәштә (MMA) түбәтәй киеп чыгыш ясарга теләве турында язган иде .