(Казан, 2 февраль, «Татар-информ»). Узган ел Татарстанның Апас районы хуҗалыклары 205 миллион сумлык 40 берәмлек авыл хуҗалыгы техникасы сатып алган. Бу хакта Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. «Район аграрийлары, югары профессионализмны раслап, куелган бурычларны уңышлы үтәде. Барлык авыл хуҗалыгы предприятиеләре билгеләнгән агротехник срокларда язгы кыр эшләренең бөтен комплексын үткәрде, уңышка ныклы нигез салды. Матди-техник базаны яңарту бара», — диде район башлыгы Равил Хисаметдинов авыл хуҗалыгы алдынгылары слетында. Апас районында сигез авыл хуҗалыгы предприятиесе, 16 крестьян-фермер хуҗалыгы, шулай ук шәхси ярдәмче хуҗалыклар эшли. Барлык хуҗалыкларда 16,8 мең баштан артык мөгезле эре терлек бар, шул исәптән 5 меңгә якын савым сыеры. Узган елда муниципалитетта 23 348 тонна сөт һәм 2 037 тонна ит продукциясе җитештерелде. Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сүзләренчә, Татарстанда Апас районы хезмәтчәннәре авыл хуҗалыгы үсешенә зур өлеш кертә. «Районда 103 мең тонна ашлык, 107 мең тонна шикәр чөгендере, 1460 тонна рапс җыелган. Узган ел апаслылар авыл территорияләрен комплекслы үстерү һәм мөгезле эре терлекне идентификацияләү программасына актив кушылды», — диде Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы. Алдынгылар слетында агросәнәгать тармагының иң яхшы хезмәткәрләрен Рәхмәт хатлары һәм акчалата премия белән бүләкләделәр.