(Казан, 1 февраль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). «Проза» номинациясендә Шәриф Камал исемендәге премия җиңүчесе, КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты студенты Алинә Хәбибуллина язучылык белән шөгыльләнүен хобби дип атады. «Язучылык белән шөгыльләнү әлегә хобби булып кала, әлегә без дөньяга үз сүзебезне әйтәбез. Аудитория өчен яза башлагач, профессиягә дә әйләнә алыр иде, мөгаен. Язучылык эше ошаса да, мин үземә язучы булам, дигән максат куймыйм. Киләчәктә каләмем язудан туктамас дип өметләнәм», — диде ул «Татар-информ»да үткән матбугат очрашуында. Алинә бәйге турында ишеткәч, хикәя язарга керешүен әйтте. «Бәйгеләр аша мин әдәбият өлкәсендә үсәм. Язучыларның бәясе миңа этәргеч бирә. Хикәяне язганда, Шәриф Камал кебек яңалык алып килергә, психологизмга басым ясарга тырыштым. Мондый бәйгеләр аша яшьтәшләребезнең иҗаты белән таныша алабыз, тәҗрибә уртаклашабыз», — дип билгеләп үтте яшь иҗатчы.