(Бөгелмә, 1 февраль, «Татар-информ», «Бөгелмә авазы» ). «Бөгелмә урманчылыгы» ДКУ һәм «Бөгелмә урман хуҗалыгы» ДБУ эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча киңәшмә узды. Анда Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров, җитәкче-урманчы Гөлнара Мөхәммәтханова, урман хуҗалыгы директоры Сәгыйть Абдуллин һ.б. катнашты. Гөлнара Мөхәммәтханова 2020 елда башкарылган эшләр турында сөйләде. Ул катнашучыларга контроль-күзәтчелек, санитар-савыктыру чаралары, табигать саклау акцияләре, мәктәп урманчылыклары хәрәкәтен үстерү барышы турында җентекләп сөйләде. Бу турыда Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгына сылтама белән район басмасы хәбәр итә. Киңәшмәгә йомгак ясап, министр Равил Кузюров ведомство буйсынуындагы учреждениеләр хезмәткәрләренә «Урманнарны саклау» төбәк проектын гамәлгә ашыру, урман законнарын бозу очракларын кисәтү һәм ачыклау, урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү һәм Татарстан Республикасы урман комплексын цифрлаштыру белән бәйле берничә йөкләмә бирде. Татарстан урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров ведомство буйсынуындагы учреждениеләрнең 2020 елдагы эшенә уңай бәя бирде. «Намуслы хезмәтегез һәм үз эшегезгә бирелгәнлегегез өчен рәхмәт сезгә. Киләсе чорга бурычлар арасында — федераль дәүләт урман күзәтчелеген гамәлгә ашыруның нәтиҗәлелеген арттыру һәм урманнарда янгын куркынычы сезонына әзерлек эшләрен көчәйтү»., — диде министр.