(Актаныш, 1 февраль, «Татар-информ», « Актаныш-информ »). Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттаховның һәр ел саен студент-яшьләр белән очрашуы традициягә кереп бара. Төбәк студентлары бүген кайларда белем ала, нинди проблемалар борчый, укуларын тәмамлагач туган якларына эшкә кайтырлармы? Шушындый кызыксынулар белән район башлыгы Энгель Фәттахов булачак белгечләр өчен традицион очрашу уздырды. Биредә төп сөйләшү Актанышны белемле кадрлар белән тәэмин итү хакында иде. Бу турыда район матбугат хезмәте хәбәр итә. Очрашу бик эчтәлекле һәм кызыклы килеп чыкты, Актаныш районы, студентлар тормышы турында әңгәмәләр, бәхәсләр булды.