(Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Динамика» компанияләр группасы акционерлык җәмгыяте директорлар советы рәисе Виктор Григорьев белән очрашты. Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте. Яклар сәнәгать өлкәсендәге мәсьәләләр турында фикер алышты.